Яр Чаллы шәһәрендәге ВОЗНЕСЕНИЯ ГОСПОДНЯ СОБОРЫ- тарихи - мәдәни һәйкәл.Дәүләтнең  республика күләм әһәмияткә ия булган күчемсез  тарихи, мәдәни һәм архитектура  һәйкәлләрен саклау  реестрына кертелгән (1985).Элекеге Боровецкое авылы территориясендәге православие чиркәве Чулман проспекты буенда урнашкан. Янгыннан юк ителгән агач чиркәү урынына, Алабуга  шәһәре сәүдәгәре Д.И.Стахеев һәм дин тотучылар акчасына1872-89 елларда төзелә.

Собор 1930 елларда ябыла һәм  бина озак еллар тегермән буларак файдаланыла.Яна шәһәрнең  генпланы буеча чиркәү, шәһәр магистрален төзергә комачаулау сәбәпле, чиркәү тулысыча җимерелергә теш була. Ә 80 нче елларда КамАЗның баш архитектор бүлеге иҗат группасы чиркәүне музей-этнографик комплексына әверелдерү  проектын  тәкъдим итә һәм проектлаштыручылар Г.А.Иванов, В.И.Хайманның катгый рәвештә үз сүзләрендә торулары аркасында, чирәү сакланып калына, юл төзү бераз читкә күчерелә.

 Егерменче гасырның 80 еллар азагы- 90 нчы еллар башында «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсе ярдәме белән бинага реставрация ясала. Койма белән әйләндереп алынган берничә бина һәм капкадан торган комплекс оеша.Чиркәүнең иконостасы һәм иконалары Ленинградта эшләтелә. Рәссам  В.Крайников эскизлары буенча алтарнең стенасын бизәүдә  А.Ильин, Н.Максимовлар  катнаша.

Бераз соңрак  чаллы  осталары Владимир Поляков һәм аның  улы яңа иконостас эшли.Андагы иконалар җирле икона ясаучы К.А.Сильвестров тарафыннан башкарыла.Иске иконостас, католик стилендә эшләнү сәбәпле, Ильбухтино авылы чиркәвенә тапшырыла.

ЗАО «Вертикаль» (г. Трехгорный, Чилябе өлкәсе) белгечләре тарафыннан 2011 елда чиркәүнең ике гөмбәзе алмаштырыла. 2011 елның 30 маенда нитридтитан белән йөгертелгән алтынсу  яңа гөмбәзләр урнаштырыла (биеклеге-6м, диаметры- 9 м, авырлыгы- 4,1 т).Монтаж эшләрен башкару өчен Түбән Кама шәһәреннән 100т артык йөк күтәрә торган махсус кран  чакыртыла.